Шәһри Казан

Ризыкның сәламәтлек өчен файдалы икәнен ничек белергә?

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы россиялеләр арасында файдалы туклануныны популярлаштыру юнәлешендә эшли.

Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумда "Россия 24" каналына белдергән. Бу хакта "Известия" яза.

"Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр белән сәламәт туклану программасы тулысынча гамәлгә ашырылсын өчен актив эш алып барыла. Җитештерүчеләр үз продукцияләрен маркировкаларга тиеш дип килештек. Әгәр ул сәламәтлек өчен файдалы икән, әйтик, яшел төс белән", - дип сөйләгән Скворцова.

Реклама

Сәламәтлек саклау министрлыгы бигрәк тә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану сыйфатын күзәтә, дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Скворцова Ерак Көнчыгышта халык алкогольне күп куллануын билгеләп үтә. Аның сүзләренчә, биредә ул Россиягә караганда уртача ике тапкыр югары.

Элегрәк "2025 елга кадәр халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру стратегиясе"ндә тоз белән шикәрне сәламәтлек өчен зыянлы итеп танырга тәкъдим ителгән иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу идеяне хупламады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим