Шәһри Казан

Ркаил Зәйдулла "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире вазифасына билгеләнде

Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә, Ркаил озак еллар бу журналда бүлек мөхәррире вазыйфаларын башкарды.

"Татар-информ" хәбәрчесе шалтыратканда, Ркаил Зәйдулла "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары, "Мәгариф" журналы директоры Сөмбел Таишева белән журнал киләчәге турында сүз алып бара иде. "Бергәләп журналның алга таба үсеше, концепциясе турында фикер алыша идек. Журнал гаиләгә үрнәк гаиләләрне мисал итеп, үрнәк булмаганнарын гыйбрәт итеп күрсәтеп, ярдәм итә ала", - диде Ркаил.

"Үз алдыма әбиле-бабайлы, әтиле-әниле һәм балалары булган гаиләне кичләрен бергә җыеп, журнал укыту максатын куям, - дип дәвам итә яңа баш мөхәррир. - Инде компьютерсыз яши алмаучылар компьютер алдына җыелып утырыр - анысы да мөмкин. Әмма әле кәгазь журналның киләчәге юк дип әйтергә иртәрәк, техника ягыннан иң алга киткән Япониядә кәгазь матбугат миллионлаган тиражлар белән чыга".



Татар-информ

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    77
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1283
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    245
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    112
    0
    0