Шәһри Казан

Рәхәтен күрегез: Әгерҗедә яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды

Әгерҗедә яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Аның ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика программасы буенча сафка баскан “Олимп” комплексы үз эченә ике бассейн, волейбол, баскетбол мини футбол уйнар өчен спорт залын, бию һәм аэробика, тренажер, көрәш залларын сыйдырган.

Спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылуны район халкы зарыгып көткән. Ни өчен дигәндә, бассейны булган бердәнбер спорт комплексы ул районда. Бирегә хәзер балалар, яшьләр генә түгел, урта буын, өлкәннәр дә йөри ала. Алар өчен льготалар каралган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә шөгыльләнә ала анда.

Реклама

Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән тыш, “Олимп” комплексы күпләр өчен эш урыны да булып тора. Бу да район җирлеге өчен бик мөһим. Шөкер, республика районнарында заман таләпләренә туры китереп эшләнгән спорт объектларын төзү эше актив бара. Бер атна элек кенә Теләчедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашында “Теләче-Арена” дип исемләнгән боз сарае ачылды. Бүгенге көндә Әлмәттә 25 метр озынлыктагы бассейн төзелеп ята. Балтач районында да төзелеп килүче спорт объекты тиздән кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Бассейн тагын сигез районда барлыкка киләчәк. Әлеге төзелешләр киләсе елның 1 апреленә төгәлләнәчәк. Шул рәвешле, республика районнарының барысы да бассейнлы булачак. Хәзерге вакытта барлыгы 200 бассейн эшли.
Татарстанда спорт мәйданчыкларын төзү буенча республика программасы да тулысынча тәмамланды.

Сүз уңаеннан: Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илдә боз сарайлары, бассейннар һәм бүтән спорт объектлары төзү буенча масштаблы дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Үзенең бер чыгышында ул, бүген безнең иң мөһим бурычыбыз – ничә яшьтә булуына карамастан, халыкка спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартларны да булдыру, дигән иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: