Шәһри Казан

Роспотребнадзор укучыларга каникуллар белән бәйле киңәшләрен бирде

ТР буенча Роспотребнадзор алдагы көзге каникуллар вакытында классларның шәһәр яны сәфәрләре буенча кагыйдәләрне  атады.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләгәнчә, моның өчен сәфәрне оештыручы җирле Роспотребнадзорга гариза җибәрергә тиеш. Әгәр бу чарада ун кешедән артык бала катнашса, заявканы алдан ук бирергә, укучыларның санын һәм озатып йөрүчеләрнең мәгълүматларын, маршрутны, транспорт төрен һәм төркемнең туклану урынын күрсәтергә кирәк. 

Реклама

Бер көн алдан Роспотребнадзор хезмәткәрләре укучылар тукталачак хостелны, кунакханәне, шулай ук туклану нокталарын тиешле таләпләргә тикшерәчәк. 

 Үзең белән битлек һәм антисептиклар алырга, шулай ук кирәкле саклану чараларын үтәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: