Шәһри Казан

Россия дөньяның иң яхшы илләр рейтингында бер баскыч алга күчте

Россия дөньяның иң яхшы илләре рейтингында позициясен яңартты. Узган елда ул 27нче урынны биләсә, быел 26нчы баскычка күтәрелде, дип яза «Известия».

Реклама

US News & World Report журналының бәяләмәсе тугыз пунктны үз эченә ала. Алар – туристлык тармагын үстерү, инновацияләр, социаль өлкә, мәдәният, икътисади үсеш темплары, бизнеска ачык булу, гомуми тормыш дәрәҗәсе, шулай ук дөнья аренасындагы йогынты һәм тарихи мирас. Дөньядагы йогынтыга килгәндә, әлеге уңайдан Кытайны артта калдырып, Россия АКШтан соң икенче урынны били.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: