Шәһри Казан

Россия флагы 50 метр биеклектә

Россия көненә багышлап, Казанның Җиңү паркында бәйрәм тантанасы булды.

Әлеге чарада республика һәм шәһәр җитәкчеләре, казанлылар, “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь Гвардия” хәрәкәте әгъзалары, яшьармиячеләр, волонтерлар катнашты.

Җиңү паркында 50 метр биеклектәге флагштокка Россия Федерациясе дәүләт флагы күтәрелде. Флагның күләме 8x12 метр.

-Бөек илнең бөек флагы күтәрелде.Россия Федерациясе Гимны, Татарстан Республикасы Гимны горур яңгырасын, Флаг горур җилфердәсен,-диде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Реклама

Хезмәт Герое Любовь Смирнова:”Россия көне ул Татарстан көне дә, чөнки без бер илдә яшибез. Россия халкы-бөек халык”,-дип әйтеп үтте үзенең котлау чыгышында.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин яшь егетләргә һәм кызларга Россия Федерациясе гражданы паспортлары тапшырды. Тантанада “Яшьармиячеләр” Бөтенроссия хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесегенерал-майор Александр Бородин да катнашты.

Казан мәктәпләре укучылары җырлар һәм биюләр башкарды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: