Шәһри Казан

Россиядә беренче нур терапиясе төбәкара үзәге Әлмәттә ачылачак

Бүген Татарстанның Фәннәр академиясендә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган коллегиядә сәламәтлек саклау министры Адел Вафин медицина өлкәсенә еллык нәтиҗә ясады, шулай ук киләсе елга үсеш стратегиясе юнәлешләре турында сөйләде.

- Узган елга ясарга мөмкин булган төп нәтиҗәләр - үлем очраклары кимү һәм уртача яшәү озынлыгын арттыру. Соңгы алты елда куелган бөтен тырышлыклар, медицина өлкәсенә кертелгән акчалар заманча югары технологияләргә нигезләнеп ярдәм күрсәтү системасын җайга салырга мөмкинлек бирде. Үлем очракларын алдагы ел белән чагыштырганда 3,3 процентка киметә алдык. Узган ел беренче тапкыр 1 процентка гына булса да, яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны азайды. Бүген Татарстанда уртача гомер озынлыгы - 73 яшь.

- Авыл җирендә медицина учреждениеләрен яңарттык: үзәк хастаханәләр төзекләндерелде, фельдшер акушерлык пунктлары салынды, кадрлар мәсьәләсе хәл ителде. Зур тарихы булган 5нче Казан шәһәре клиник хастаханәсе яңартыла. Ул март аенда үзенә күп функцияләрне алган бердәй диспансер буларак ишекләрен ачар дип ниятлибез,- диде Адел Вафин.

- Планнарга килгәндә, быел "Татнефть" оешмасы ярдәме белән Әлмәттә уникаль проектны гамәлгә ашырырга- нур терапиясе төбәкара үзәген ачарга ниятлиләр. Бу өлкәдә тәҗрибә эшләре инде башланган. Әлеге үзәк Россиядә беренче булачак."Күп чыгымнар таләп итсә дә, республиканың көньяк- көнчыгышында яшәүчеләр өчен ул бик кирәк. Онкология белән авыручыларның 70 проценты нурланыш терапиясенә мохтаҗ, - диде министр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: