Шәһри Казан

Россиядән ике баланың, Таиландта катер һәлакәткә очрап, гомерләре өзелгән

Таиландның Пхукет утравы янында туристлар утырган ике тиз йөрешле катер бәрелешкән.

Россиядән ике бала - 12 яшьлек малай һәм 6 яшьлек кыз вафат булган.

Россиядән 22 кеше тән җәрәхәтләре алган,  дип хәбәр итә The Phuket News.

Реклама

Таиландтагы Россия вәкиллеге мәгълүматлары буенча, бер катерда барлыгы 39 Россия кешесе булган. 21 россияле һәм өч Таиланд кешесе төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәләргә озатылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: