Шәһри Казан

Россиялеләрнең өчтән ике өлеше Путин өчен тавыш бирергә әзер

"Общественное мнение" фонды тикшеренүләреннән күренгәнчә, Россия Президенты сайлауларында россиялеләрнең өчтән ике өлеше Владимир Путин өчен тавыш бирергә әзер, дип яза РИА-Новости.

Реклама

Сораштыру 4-5 ноябрь көнәрендә илнең 73 төбәгендә урнашкан 207 торак пунктында уздырылган. Респондентларның  68 проценты Путин өчен тавыш бирергә теләвен әйткән, 7 проценты – ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, а 4 проценты – КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов өчен. 1әр процент тавышны "Яблоко" партиясеннән Григорий Явлинский белән телевидение алып баручысы Ксения Собчак алган булыр иде. 7 процент халык кем өчен тавыш бирәчәген әйтә алмаган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: