Шәһри Казан

Рәссамның агачлардан кеше йөзләре ясау таланты уйламаганда ачылган

Румыниядә яшәүче 42 яшьлек рәссам Габи Ризеа агачтан, агач төпләреннән искиткеч матурлыклар тудыра белә, дип яза "Кызыл таң" газетасы.

Реклама

Үзендә мондый талант барлыгын ул өч ел элек очраклы рәвештә генә ача. Беренче тапкыр бензопычкы сатып ала һәм агачта юри генә кеше йөзе эшләп карарга уйлый. Нәтиҗә матур гына килеп чыккач, Габи бу шөгыльгә ныклап тотына. Осталыгын камилләштерә торгач, ирнең иҗатын югары бәяләүчеләр, сокланучылар күбәя. Ул яшәгән Крайов шәһәрендәге хакимият тә аңа шәһәр эчендәге, парклардагы барлык иске агач төпләре белән эшләргә рөхсәт бирә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: