Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Питрәчнең балык үрчетү базасында булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районы Олы Бутырки авылында "Рыбхоз Ушня" ачык акционерлык җәмгыятенең тере балык үрчетү базасында булды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бүгенге көндә анда мәрсин балыгы нәселенә керүче төрле балыклар 20 бассейнда үрчетелә. Алар арасында чөгә (стерлядь), ак балык (белуга) һәм башка төрләр бар.

Президентны район башлыгы Эдуард Дияров һәм җәмгыятьнең генераль директоры Рөстәм Насыйбуллин озата йөрде.

Комплекста беренче балыклар суга 2015 елның февралендә җибәрелгән. Бассейннарның гомуми мәйданы 200 кв. м тәшкил итә. Суның гомуми күләме - 220 куб.м. Уртача 21 градус җылы булган суда балык 11-12 ай үрчетелә. Оператор Алмаз Дәүләтшин әйтүенчә, биредә суны чистарту җайланмасы бар, биологик һәм химик чистартудан соң, ул янә бассейнга кайта, 5 процент күләмендә генә чиста су өстәлә. "Суның ел дәвамында гел бер температурада булуы балыкларның яхшы үсүенә китерә", - ди белгечләр.

Алмаз Дәүләтшин әйтүенчә, 20 бассейнда 9-10 тонна балык үрчетеп була. "Әмма бу күләмнәр турында сөйләргә иртәрәк. Якындагы бер елда 5-6 тонна турында сөйләп булачак", - ди ул. Әлегә эре сату нокталары юк, бары тик шәхси куллар гына сатып ала. Балыкның килограммы 700 сум тора.

Алмаз Дәүләтшин кышын карп кебек балыкларны боз астыннан алып булмаганлыктан, җәмгыятьнең көзен билгеле бер күләмдәге балыкны үз буаларыннан шушы бассейннарга җибәрүен билгеләп узды. Нәтиҗәдә, 3 тоннага якыны шушында тотыла һәм ел әйләнә сатуга куела.

Реклама



"Рыбхоз Ушня" Ачык акционерлык җәмгыяте 1933 елда барлыкка килә. Ширкәт балык үрчетүдән тыш, үсемлекчелек, терлекчелек, умартачылык белән дә шөгыльләнә.

Балык үрчетү базасыннан соң, Рөстәм Миңнеханов Ленино-Кокушкинода "Ак Барс" кошчылык комплексында булды. Алга таба балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә район предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты. Бу минутларда мәдәният йортында район советы утырышы башланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: