Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: “Төрек бизнесы үз проектларын Татарстанда җәелдерүе безне кызыксындыра”

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча 15нче утырышында катнашты, дип хәбәр итә "Татар-информ". Чараны комиссиянең Россия һәм Төркия ягыннан рәисләре - Россия энергетика министры Александр Новак һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи алып барды.

Рөстәм Миңнеханов, утырышның киңәйтелгән өлешендә чыгыш ясап, Александр Новакка әлеге утырыш өчен Казанны сайлауларына рәхмәтен белдерде.

"Без бу чараны шатланып кабул итәбез. Үз ягыбыздан ул югары оештырылган дәрәҗәдә узсын өчен бөтенесен дә эшләрбез. Комиссия утырышы алга таба Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итәчәгенә ышанам", - диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Төркия - республиканың эре партнерларының берсе. Күп кенә төрек компанияләре төбәккә акча инвестицияли, финанс кертемнәренең гомуми күләме 2 миллиард АКШ долларын тәшкил итә.

Реклама

"Агымдагы елда "ТАИФ-НК" комплексын эшләтеп җибәрү планнаштырыла. Ул авыр калдыкларны эшкәртү өчен кирәк. Комплексның төзелешендә генераль подрядчы буларак "Гемонт" компаниясе катнаша, - дип искәртте Президент Рөстәм Миңнеханов. - Без Төркиянең эре сәнәгать зоналарының берсе булган "Гебзем" белән хезмәттәшлек итәбез. Аның якын арада Зөя мультимодаль комплексын үстерү буенча оператор булачагына ышанам. Моннан тыш, Чаллы шәһәрендә Sunrise City күпфункцияле сәүдә-офис комплексы булдырылган, аны "Хәят Холдинг" компаниясе инвестицияләде.

Республика лидеры белдергәнчә, Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлек итү өлкәсе күптөрле, ул үз эченә энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, туризм һәм башка тармакларны ала.

"Безгә булган икътисадый потенциалны файдалы хезмәттәшлек өчен активрак файдаланырга кирәк. Без төрек бизнесының республикада үз проектларын җәелдерүе белән кызыксынабыз, моның өчен кирәкле шартлар булдырырга әзер", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең утырыш нәтиҗәләре буенча Казанда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү өлкәсендә берничә карар кабул ителде. Аларның берсе илгә төрек помидорларын чикләүдән соң кабат кертә башлауга кагыла.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: