Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Ту-154 һәлакәтендә үлгән казанлыларның туганнары кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы һәлакәтендә гомерләре фаҗигале өзелгән Казан артистлары Ралина Гыйльманова белән Владислав Голиковның туганнарының кайгысын уртаклашып телеграмма җибәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Самолет һәлакәте турындагы хәбәр безнең барыбыз өчен дә авыр кичереш булды, һәм бигрәк тә бергә тупланган яшь, иҗади сәләтле, актив кешеләрнең гомере өзелүенә төшенүе авыр", - дип таный республика лидеры Голиковларга җибәргән кайгынамәсендә. Ә Голиковларга юллаган телеграммада ул, лайнер һәлакәте вакытында һәлак булучыларның үлеме - "Россия өчен, безнең барыбыз өчен дә һичкем белән алыштыра алмаслык югалту" дип басым ясап әйткән.

Рөстәм Миңнеханов һәлак булган артистларның туганнарына "көч һәм чыдамлык" теләгән.

Искәртеп үтәбез: 25 декабрьдә иртән Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы, Адлердан Сүриягә юл алгач, радарлар экраныннан юкка чыккан. Очкычта 92 кеше булган, аларның 8е - экипаж. Самолетның Хмеймим базасына Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистларын, журналистларны һәм доктор Лиза буларак гомумәгълүм табибә Елизавета Глинканы алып барышы булган.

Реклама



"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: