Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: "Тугандаш төрек халкы белән бергә кайгырабыз"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

"Вафат булганнарның гаиләләренә һәм якыннарына чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Тугандаш төрек халкы белән бергә кайгырабыз", - диелгән телеграммада.

Рөстәм Михнеханов кайгы уртаклашу телеграммасын Төркиянең премьер-министры һәм Истанбул мэрына да юллады.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвар төнендә Истанбулның бер төнге клубында теракт булган. Анда 39 кеше үлгән, 70ләбе төрле яралар алган. Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган әлеге хәл Төркиянең бердәмлеген таркатырга тырышу максатыннан башкарылган, дип белдергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: