Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: «Авыл мәдәният йортларында тормыш кайнап торсын»

Безнең республика төрле милләт вәкилләренең озак вакыт бергә гомер итү буенча позитив тәҗрибәсе белән аерылып тора. Хакимият органнарының бурычы – милләтләр арасында дуслыкны, татулыкны, иминлекне саклап калу. Бу – Татарстанның эзлекле үсеше нигезе.

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында сүз, асылда, этномәдәни инфраструктура үсеше турында барды, дип яза «Татар-информ».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә, Татарстанның күп халыклар өчен уртак йорт булуын ассызыклап, барлык милләтләрнең мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, халыкларның рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен тиешле шартлар булдыру зарур.
– Моның өчен тиешле инфраструктура булу мөһим. Татарстанда төрле учреждениеләрнең киң челтәре үсеш ала. Бу – Халыклар дуслыгы йортлары, мәктәпләр, музей, театрлар, клублар һәм башкалар. Безнең гомуми эш төрле халык вәкилләренең этник үзенчәлеген саклап калуга йөз тотарга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан халыкларының Дуслык йортлары санын арттырырга тәкъдим итте. Министр хәбәр итүенчә, тиздән Халыклар дуслыгы йортлары Мамадыш, Алабуга, Чүпрәле районнарында эшли башлаячак. Ул башка күпмилләтле районнарда да шундый учреждениеләр ачарга кирәк дип саный. Мисал итеп, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара районнарын атады.

– Татарстан халыкларының Дуслык йортлары челтәре – Россиядә иң тиз үсеш алучы һәм иң нәтиҗәле челтәрләрнең берсе. Аларда ел дәвамында мәгърифәт, белем бирү һәм мәдәни төсмердәге уртача 250ләп чара уза. Дуслык йортлары республиканың милли җәмәгатьчелеге инициативаларына ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле ресурс үзәкләренә әверелде, – диде мәдәният министры.

Реклама

Утырышта Рөстәм Миңнеханов авыл мәдәният йортларын да искә алып үтте.
– Авыл мәдәният йортларында тормыш кайнап торсын. Соңгы елларда республикада авыл клублары төзелеше буенча эш бара. Алар чын иҗтимагый үзәкләр булырга, рус, татар, чуваш һәм башка халыкларның мәдәниятләрен саклауга юнәлдерелергә, анда төрле милләтләрнең секция, түгәрәкләре эшләргә тиеш. Анда китапханәсе дә, яшьләр өчен тәрбияви функцияләр, башкасы да булсын. Безгә эш ничек барганын күзәтеп, анализлап торырга кирәк, – дип белдерде Президент.

Мәдәният йортларыннан соң сүз китапханәләргә күчте. Татарстанда 1418 китапханә – рус һәм татар халкына, 33 китапханә – удмурт, 128е чуваш халкына хезмәт күрсәтә. 22 китапханәдә – марилар, 16сында – мордва-эрзя, 12сендә – мордва-мукшылар, 10 китапханәдә башкорт милләте вәкилләре үз телләрендә язылган китапларны таба ала. Россия халыклары телендә җәмгысы 5 млн 829 мең 491 данә китап исәпләнә.

Айрат Сибагатуллин әйтүенчә, төрле программалар ярдәмендә, ел саен республика китапханәләренә төрле милли телләрдә 17 меңнән артык китап һәм аудиовизуаль материал килеп ирешә. Татарстанның китапханә эшен үстерү программасы буенча, барлык 1514 китапханә компьютер техникасы белән җиһазландырылган, 91 проценты интернетка тоташтырылган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: