Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов авыр язмышлы юлбарыс баласын Казанда калдырырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда табылган Луна кушаматлы ике айлык юлбарысны Казан зооботаника бакчасына урнаштырырга кушты.

Әлегә җәнлек полиция бүлегендә иде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Бу юлбарысны Чаллыда наркотик сатучылар төркемен тоткарлаган вакытта дәлил сыйфатында алганнар. Җәнлекне полиция бүлегендә асрап торганнар. Соңрак юлбарыс язмышы белән Мстислав Запашный циркы кызыксынган. Бу хәл Татарстан зоосакчыларында канәгатьсезлек тудырган.
Интернетта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә петиция чыккан иде. Анда зоояклаучылар цирк хайваннарының авыр язмышы турында искәртте һәм республика җитәкчесеннән юлбарысны Татарстанда калдырырга ярдәм итүне сорадылар.
«Рөстәм Нургалиевич петицияне күрде. Әлбәттә, бу вакыйга аны битараф калдыра алмады. Ул тиеш­ле күрсәтмәләр бирде. Юлбарысны зоопаркка урнаштыру өчен Казанга алып киләләр инде, анда аны опекага алачаклар», – диде Лилия Галимова.

 

Реклама

Фото и видео: Челнинские известия / Кирилл Рочев
 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: