Реклама
«Оча торган татар егете» турындагы балет Россиянең Зур театрында куелачак. Спектакль Рудольф Нуриевның биографиясендәге төп вакыйгаларга нигезләнеп төзелгән. Биредә биюче сәхнәгә чыккан костюмнарны да торгызачаклар.
Спектакльга либреттоны Кирилл Серебренников белән Юрий Посохов иҗат иткән. Балет ике пәрдәдән торачак. Спектакльның премьерасы бу елның 11 июлендә булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз