Шәһри Казан

Рус әдәбияты буенча БДИда кыскача җавап бирү өлеше бетерелә

Әдәбият буенча БДИдан яңа модель 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк. Төп үзгәрешләр - биремдә кыска җавап бирү өлеше юк ителүдә, дип хәбәр итә ТАССка Педагогик үлчәмләр федераль институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова. Бу хакта ТАСС җиткерә.

Реклама

"Рус әдәбиятыннан БДИ буенча перспективалы модель ел дәвамында эшләнде, хәзер ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Ай ярым дәвамында без аны апробация үткәрәбез, аның нәтиҗәләре буенча биремнәрне бәяләү критерийларына һәм тулысынча модельгә төзәтмәләр кертәчәкбез. Аннан, 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча, аны 2018 елда штатлы режимда куллануга тәкъдим итәчәкбез" , - дип җиткергән Решетникова.

Ул төп үзгәрешләр биремдә кыска җавап бирү бетерелүдә булачак дип аңлаткан ( 2008 елдан башлап җавап сайлап алу биреме анда юк - ТАСС иск.). "Без киңәйтелгән җавап бирүне күздә тоткан биремнәрне генә калдырабыз", - дип билгеләп үткән институт директоры.

"Татар-информ"
Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде