Шәһри Казан

Сак булыгыз! Тагын давыл һәм боз көтелә!

Татарстан башкаласында давыл булу ихтималы аз, әмма...

Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика буенча урыны белән яшен булырга мөмкин. Шул вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез давыл вакытында җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә һәм боз яварга мөмкин.

Реклама

Аерым алганда ,Казанда яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булуы фаразлана. Татарстан башкаласында давыл булу ихтималы аз, әмма боз яварга мөмин.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: