Шәһри Казан

«Салават күпере»ндә тагын өй туе гөрли

“Салават күпере” микрорайонында тагын бер йорт сафка басты. 425 фатирга исәпләнгән 12-1 нче йортның ачкычлары яңа хуҗаларына тапшырылды, дип яза “Татар-информ”.

Әлеге йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, аварияле торактан күченүчеләр, грант алган табиблар, күп балалы гаиләләр һәм сугыш ветераннары яшәячәк. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов әйтүенчә, биредә яшәүчеләрнең тормышларын уңайлы итү өчен бөтен шартлар да тудырылачак.

– Гыйнвар аенда микрорайонда полиция бүлеге дә ачылырга тора. Өлкәннәр өчен сырхауханә ачылды. Ишегалларында балалар мәйданчыклары булдырыла, – диде ул йорт ачкычларын тапшыру тантанасында.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев исә микрорайонда тагын тугыз йортның кулланылышка тапшырылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, яңа тапшырылган йорт вакытыннан соңга калып төзелгән. Әмма «Народный дом» җитештерү-төзелеш компаниясе объектны үз кулына алып, аны вакытында тапшырды.

– Йорт янында каен агачы үсә, төзелеш эшләре барышында төзүчеләр аңа зыян китермәскә тырышты. Әлеге каен агачы җирле халык өчен уңайлы тормышның символы булып торсын, – диде ул.

Яңа фатир ачкычлары алучылар арасында күп балалы Гобәйдуллиннар гаиләсе дә бар иде. Элек дүрт бала белән алар бер бүлмәле фатирда яшәгән. Социаль ипотека программасы буенча алар фатирны берничә ел көткән.  Лилия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, әлегә кечкенә баласы белән декрет ялында ул. Ялдан соң үзләре комплексындагы балалар бакчасында эшләргә уйлый.

Реклама

Сүз уңаеннан: кичә “Салават күпере”ннән Юдинодагы балалар сырхауханәсенә яңа түләүсез автобус йөри башлады. Тиздән яңа микрорайонда барлыкка киләчәк балалар сырхауханәсенең проекты тәмамланачак, шуннан соң төзелеш эшләре башланачак.

Ел башыннан Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак программалары нигезендә республика буенча 6 200 фатирлы 137 йорт кулланылышка тапшырылган. Аларның унөче Казанда төзелгән. Бу йортлар 2896 фатирга исәпләнгән. Республикада Россия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”н тормышка ашыру буенча төрле төзелеш программалары эшли. Алар ярдәмендә  предприятиеләр хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, күп балалы гаиләләр, сугыш ветераннары торак проблемаларын хәл итә ала.

Фото: Татар-информ

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: