Шәһри Казан

“Салават Күпере”ндәге беренче йорт 30 августка әзер булачак

Казанның Киров районына кергән "Салават Күпере" торак комплексындагы беренче йортны 30 августка куллануга тапшырырга уйлыйлар.

Шулай ук көзгә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да сафка басачак. Икенче елга исә мәктәп салу да планда бар. "Салават күпере»ндәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Фатирлар ремонт ясалып, яшәргә әзер уңайлылыклар белән тапшырыла.

Реклама

- Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган тораклардагы эчке бизәлеш, уңалыклар коммерция буенча сатыла торган фатирлардагы кебек үк булыр дип беркайчан да уйламаган идем. 10 ел элек "Салават күперен"дәге фатирларны әнә шулай булачак дип күрсәтсәләр, бу уңайлыкларга берәү дә ышанмас иде, - ди шәһәр мэры Илсур Метшин торак төзелешендә булганнан соң.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: