Шәһри Казан

Салават, Ринат Акчурин һәм Данис Зарипов Миңнехановның ышанычлы вәкилләре булган

Миңнехановның сайлау алды программасы белән таныштыру, сайлаучылардан тәкъдимнәр кабул итү  алар җилкәсенә төшә.

ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ринат Акчурин һәм Гагарин кубогын 5 тапкыр яулаган хоккейчы Данис Зарипов киләсе сайлауларда Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкилләре булачак. Бу хакта ТРның Үзәк сайлау комиссиясендә карар кабул ителгән.

Реклама

Алар халык белән очрашулар уздырып, Рөстәм Миңнеханов президентлык иткән чорда Татарстан ирешкән уңышлар хакында сөйләячәк. Шулай ук президентлыкка кандидат Миңнехановның сайлау алды программасы белән таныштыру, сайлаучылардан тәкъдимнәр кабул итү дә  алар җилкәсенә төшә.

Билгеле булганча, сайлаулар 11-13 сентябрь көннәрендә узачак. Бердәм сайлау көне исә 13 сентябрьгә билгеләнгән. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: