Шәһри Казан

Салават әтисе рухына дога кылырга дип, үз намаз йортына килгән

Күбебез үзизоляция вакытында вакытыбызны өйләребездә үткәрәбез. Әмма динебезне, намазыбызны, догаларыбызны онытмыйк, дуслар. Гүр иясе булган кардәш, туганнарыбыз да безнең догаларыбызга мохтаҗ.

1  апрельдә җырчы Салават Фәтхетдиновның әтисе вафат булган икән. Ул бик яшьли, 54 яшендә үлеп киткән. Аның рухына дога кылырга, дип җырчы үзенең мәчетенә килгән. 

- Өйдән чыгарга ярамый, менә үз намаз йортым бар минем. Белгәннәремне укырга дип бирегә килдем. Исәнлек - саулык телим барыгызга да, кайгы - хәсрәт күрми яшик, дуслар, - ди Салават инстаграм дусларына мөрәҗәгать итеп. 

 

Реклама


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: