Шәһри Казан

Салмачы бистәсендә җиңел машина кеше бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге алтыда Казанның Салмачы бистәсе Үзәк урамындагы 57нче йорт каршында булган.

Биредә Volkswagen автомобиле тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган хатын-кызны бәрдергән.

«Карап торышка зыян күрүчегә 60 яшьләр тирәсе. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», — дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Реклама

Шаһитлар әйтүенчә, җәяүлеләр кичүе юл һәлакәте булган урыннан нибары 300 метр ераклыкта урнашкан. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: