Шәһри Казан

Салым түләмәсәң, «читлектән» күккә карыйсың

Милеккә салым түләү срогы 1 декабрьдә тәмамлана. Соңга калган кешеләр инде салым түләүләренә өстәп, «пени» да түләргә мәҗбүр булачак.

Штрафлар гына бер хәл. Салымнарны һәм җыемнарны түләмәүчеләргә, шулай ук салым түләнелергә тиешле акчаларын яки милекләрен яшереп калдыручыларга Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 198-199.2 маддәсе нигезендә, җинаять эше дә кузгатыла хәзер. Иминият взносларын түләмәүчеләр дә 2017 елның 10 августыннан башлап, җинаять җаваплылыгына тартыла. Монысы быелның 29 июлендә кабул ителгән 250нче Федераль закон нигезендә башкарыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россиянең федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин салымнарны түләмәсәң, җәзага тартылу куркынычы барлыгын да кисәтеп куйды.

Татарстанда быелның ун аенда салым түләүләреннән 464 миллиард сум акча кергән, шуның 183 миллиард сумы республиканың берләштерелгән бюджетын тулыландырган. Иминият кертемнәре 111 миллиард сумны тәшкил иткән.

Андрей Никиташин федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы «Шәхси кабинет» электрон сервисларыннан актив кулланырга чакырды.

Реклама

Россиянең суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова әйтүенчә, суд приставлары тарафыннан быел барлыгы җиде миллиард сум күләмендә салым бурычын түләтү буенча бик күп «эш» ачылган. Хәзергә шуның 1 миллиард 271 миллион 444 мең сумын түләтүгә ирешелгән.

– Бурычлыларның, гомум исәптә, 223 миллион 106 мең сумлык милкенә 1207 арест салынды. Бурычы ун мең сумнан арткан кеше чит илгә чыгарылмый, республикада 8 000 кешенең түләү бурычлары 10 000 сумнан артык, – диде Эльвира Лабашова.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин әйткәнчә, быел салым түләмәүчеләргә карата 51 җинаять эше кузгатылган. Суд хөкеменә 13 җинаять эше тапшырылган.

– Кешеләр үзләренең документларын таныш булмаган кешеләргә бирмәсеннәр, банк карталарын саклап тотсыннар иде. Аферистлар югалган яки урланган паспортларны кулланып, бер көнлек фирмалар ача, банклардан акча үзләштерә. Кайбер студентлар, акчага кызыгып, аферистларга үзләренең паспортларын биреп тора. Студентлар белер-белмәс кешеләргә үзләренең паспортларын бирмәсеннәр. Финанс җинаятьләре өчен өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, – диде Ринат Акчурин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: