Шәһри Казан

Сайлаучылар транспортта бушлай йөри алачак

13 сентябрьдә «Казан Арена» стадионы «Без булдырабыз! Без бергә!» дигән гаилә бәйрәме уза.

Ул көнне Татарстан Президенты һәм Казан шәһәре Думасына сайлауларда катнашучыларга махсус беләзекләр бирелә. Шуның ярдәмендә әлеге чарага бушлай керү мөмкин булачак, - диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Сивов. - Бәйрәм сәгать уннан башлана. Футбол стадионы янында 80 нче еллар стилендәге мәйданчык, элекке автомобильләр күргәзмәсе, яшьләр өчен аерым мәйдан, экстрималь спорт төрләре белән шөгыльләнү паркы, "ГТО нормаларын тапшыру мәйданы кебек махсус урыннар оештырыла. Бәйрәм кысаларында "Әдәби ишек аллары", "Культурный сдвиг" дигән фестиваль уза. 14 сәгатьтән концерт мәйданында республиканың поп һәм рок коллективлары катнашында музыкаль фестиваль үткәрү күздә тотыла. Анда кунак буларак Салават та чыгыш ясый.

"Мин тавыш бирдем" дигән беләзек белән казанлылар җәмәгать транспортында бушка йөри ала. Шулай ук музейларга бушка керергә мөмкин. "Татнефтепродукт" автостанцияләрендә 1 литр бензин 20 тиен арзанга сатыла, "Бәхетле" кибетләрендә ул көнне кайбер азык - төлек 5 проентка очсызрак була. "Ривьера" аквапаркына керү исә сентябрь ахырына кадәр 20 процентка арзан.

Реклама

- Элек сайлау көн бәйрәм сыман узган. Шуңа күрә без дә әлеге традицияне дәвам итәргә телибез, - ди иҗади яшьләр академиясе җитәкчесе Валентин Шиховалов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: