Шәһри Казан

Сайлаулар максималь дәрәҗәдә ачык булачак

Россия Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан сайлау участоклары комиссияләре әгъзаларын белемнәрен арттырудагы эшчәнлеге хупланды.

Россия Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан сайлау участоклары комиссияләре әгъзаларын белемнәрен арттырудагы эшчәнлеге хупланды.

Утырыш вакытында Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең территориаль сайлау участокларында гына видеокүзәтү урнаштыру турындагы карарын уңай бәяләде. Татарстан ҮСК рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, республикада, беренче чиратта, сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуга, үз эшләрен профессиональ башкару өчен ныклы әзерлеккә басым ясаганнар.

Реклама

- 2018 ел белән чагыштырганда, сайлау участоклары комиссияләре 44%ка яңарды. Комиссияләр составы 11 сәяси партия һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләреннән тора, - диде М.Шаһиәхмәтов. Алардан тыш, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда моңарчы күрелмәгән санда күзәтүчеләр эшләячәген дә онытырга ярамый.

Ул шулай ук видеокүзәтүләрдән бигрәк, видеотеркәү мөмкинлеген өстенрәк дип санавын җиткерде. Эш шунда ки, Татарстанда сайлау участокларында эшләр барышын видеога төшереп теркәргә мөмкин булган махсус мобиль кушымта гамәлдә. Ягъни сайлау процессы максималь дәрәҗәдә ачык булачак.

Николай Булаев искәрткәнчә, Татарстанда сайлау процессын әзерлекле кешеләр ярдәмендә уздырырга теләү омтылышы күзәтелә. “Кешеләрне закон кысаларында ялгышлардан башка эшләргә өйрәтү – акыллы гамәл”, дип белдерде ул. Утырыш барышында ул, гомумән, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек барышын уңай бәяләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: