Шәһри Казан

Сөбеханалла! Татарстанда бер гаиләдә тугызынчы балалары туган!

Халыкара гаилә көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә  тантаналы рәвештә туган баланы теркәү узган.

Бәйрәм алдыннан Ярак-Чурма авылында яшәүче Җәмилә һәм Илдар Абдуллиннар гаиләсендә  тугызынчы бала дөньяга аваз салды.

Реклама

Баланы бабасы хөрмәтенә Равил дип атаганнар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова Абдуллиннар гаиләсен ихластан котлап, Илдар әфәндегә туу турында таныклык тапшырды.

Чыганак: baltaci.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: