Шәһри Казан

«Селәгәй буенча тикшерелә торган мондый тестны беренче тапкыр уздым, бик уңайлы икән»

Казанның Бауман урамында ачылган ВИЧ-инфекциягә тикшеренү пунктлары әнә шулай эшли.

Биредә ВИЧ-инфекцияне кешенең селәгәе буенча тикшерәләр.
Процедура бары 1-2 минут вакытны ала, 15 минут дигәндә, тест нәтиҗәләре билгеле дә була. Беренчеләрдән булып, тикшерүне Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев узды. «Селәгәй буенча тикшерелә торган мондый тестны беренче тапкыр уздым, бик уңайлы икән», – ди Альмир Абашев.

Илназ Гарипов – студент. Бауманнан үтеп барышлый тест тапшыру пунктын күреп, тикшеренергә уйлаган.

– ВИЧка анализны кан тапшырып кына билгеләп була дип саный идем, болай бик җайлы икән. Әлеге ысул иң заманчасыдыр, мөгаен. Сәламәтлегебезне гел кайгыртып торырга кирәк, – ди егет.

Реклама

Быел республикада 68 кешедә ВИЧ-инфекциясе ачык­ланган. 14 меңгә якын ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора.

– Әлеге авыру – кеше өчен күңелсез хәбәр. Медицина алга киткән заманда авыру кешенең гомерен озынайтырга, яшәү сыйфатын яхшыртырга була анысы. Әмма гомер буе дару эчеп яшәү кыенлыклар тудыра. ВИЧка каршы алып барылган кисәтү эшләре, бушлай тестлар уздыру нәтиҗәсен бирә. Татарстанда авыру йогу куркынычы түбән булып санала, – ди Альмир Абашев.

ВИЧ-инфекциягә тикшеренү пунк­ты 30 августка кадәр көн саен эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: