Шәһри Казан

Үсемлекчелек тармагында бөлгенлеккә төшмәү юллары эзләнелә

Татарстанда «Туфракны биологик яктан саклау программасы» эшләнә. Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановның журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Реклама

– Республика җирләренең потенциалы, бөртеклеләргә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 16 центнер туры килә. Соңгы елларда уңышның күләме арта. Җирдән файдаланган саен, аннан туклыклы матдәләр чыга бара. Ә безнең аны кайтару, кызганычка, җитәрлек күләмдә түгел. Шул вакытта икенче фактор бар. Без куллана торган материаль ресурсларның (ягулык-майлау материалларының, ашламаларның) бәяләре арта тора. Ә җитештерә торган продукция тотрыклы  түгел. Мәгълүм булганча, 3нче класслы бодайның бәясе узган ел 10 сум 50 тиен булса, быел 8 сум гына. Ә без җирне ташлый алмыйбыз. Ниндер юлларын эзләргә тырышабыз, – диде Илдус Габдрахманов.
Җитәкче аңлатуынча, программаның асылы үсемлекчелек тармагында җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен киметеп, базар шартларында бөлгенлеккә төшмәү юлларын эзләү.
Шуның берсе – масштаблы рәвештә республика җирләрен биологик юнәлеш белән тәртипләү. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Тирес керткән җирдә уңыш һәрчак күбрәк. Без коры органик матдә кертәбез. Республика буенча, бүген һәр гектар сөрүлек җиренә 2,4 тонна тирәсе коры органик матдә керә. Ә дефицитсыз чыгу өчен, шушы матдәне уртача дүрт тонна кертергә кирәк, – ди ул.
Җитәкче әйтүенчә, җирне баетуның берничә ысулы бар.
– Без күпьеллык үлән чәчәбез. Моның ярдәмендә су эрозиясенә каршы көрәшергә, җирләрнең туклыклы мәтдаләрен агызудан туктатырга мөмкин. Һәм, икенчедән, кузаклы культуралар белән эшләү. Өченчедән, зуррагы, масштаблырагы – сидераль культуралар белән эшләү. Республика кырларында бу юнәлешне кулланып карап, матур гына нәтиҗәләргә дә ирештек, – диде Илдус Габдрахманов.
Бу эшне һәр хуҗалык үзенең 20 процент җирендә башкарып чыгарга тиеш була.
– Программа 2018-2022 еллар өчен каралган. Авыр бара, шуңа да карамастан, киләсе елга кадәр һәр районга нормативларын җибәреп, гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләячәкбез. Монда, бердән, белгечләр булырга тиеш. Без аларны укытачакбыз. Икенчедән, аларны берникадәр стимуллаштыру өчен ниндидер ысуллар куллану турында уйлыячакбыз, – дип аңлатты җитәкче.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: