Шәһри Казан

Сентябрь аена билгеләнгән сайлаулар да берничә көн уздырылырга мөмкин

РФ Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрдән соң шундый тәкъдим әзерләвен хәбәр итте. Әлеге мәсьәлә төбәк сайлау комиссияләре белән фикер алышканнан соң хәл ителәчәк, дип яза "РИА Новости".

РФ Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова сүзләренчә, көзге тавыш бирүләр, һәрхәлдә, атна буе дәвам итмәячәк. Чөнки моның өчен җитди чыгымнар, оештыру эшләре һәм кадрларга үзгәрешләр кертү таләп ителә. Әмма сайлауларның ике-өч көн узуы ихтимал, ди комиссия рәисе.

Реклама

Билгеле булганча, 13 сентябрьдә төбәкләр башлыкларын, муниципаль һәм Дәүләт Җыенына кайбер округлар буенча депутатларын, Татарстан Президентын сайлаячак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: