Шәһри Казан

“Шәле-Саескан тавы арасында биш кешелек тулы бер гаиләнең гомере өзелде»

Ялларда булган үзгәрүчән һава торышы юл-транспорт һәлакате очракларын бермә-бер арттырды. 30 декабрь-7 гыйнвар аралыгында республика буенча 104 юл һәлакате булган. Ул 13 кешенең гомерен өзгән, араларында 4 бала да бар. 158 кеше (шуларның 20се бала) җитди җәрәхәт алган.


- Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 50 процентка күбрәк. Юл һәлакатенең төп сәбәбе каршы юлга чыгу һәм тизлекне арттыру. Шәле-Саескан тавы торак пунктлары аралыгында гына да биш кешелек тулы бер гаиләнең гомере өзелде, - ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов.
Шулай ук җитди юл һәлакатләре булмас өчен агымдагы елның 5 гыйнварында Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин белән килешү нәтиҗәсендә М7 трассасының 755-970 чакрым аралыклары (Мәскәү-Уфа) һәм Р239 трассасының 0-125 чакрым аралыкларында (Казан-Оренбург) зур йөк машиналарына йөрү тыелган иде. Бу чикләүләр кичке сигездән соң бетерелде. Фәргать Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, бу чара һәлакәтләр санын киметергә ярдәм иткән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: