Шәһри Казан

Язларда да көзләр кабатлана, яки Татарстанда кыраулар көтелә

Россиянең Үзәк өлешендә аномаль салкын һава хакимлек итәчәк. Бу – Төньяк-атлантик циклон нәтиҗәсе. Шуңа да җылы көннәр безгә җәй башында гына киләчәк, дип фаразлый “Фобос” һава торышы үзәге хезмәткәре Евгений Тишковец.

- Температура апрельдәге кебек, төнлә 0...+5 градуска кадәр төшәчәк. Туфракта кырау булуы көтелә. Көндез исә һава +13 градуска кадәр, ялларда +15 градуска кадәр җылыначак, – ди синоптик.

Республикада 21 майда болытлы, яңгырлы һава торышы саклана. Һава температурасы төнлә +2...+7, көндез исә +18 градуска кадәр җылыначак. 22 һәм 23 май көннәрендә дә кыска вакытлы яңгырлар булуы көтелә. Һава төнлә +9 градуска, ә көндез +12...+17 градуска кадәр җылыначак, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Реклама

Болытлы, яңгырлы көннәр дә көн саен булачак икән. Кыскасы, язларда да көзләр кабатлана, дияргә генә кала. Май аенда мондый салкын һава торышы 15 елга бер генә күзәтелә, ди Евгений Тишковец.

Җәй белән бергә җылылар да килер, дип өметләнәбез. Июнь башында кимендә +20 градус җылы булыр дип фаразлый синоптиклар да.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: