Шәһри Казан

Сибгат Хәким урамында яңа тукталыш

10 июльдән Сибгат Хәким урамында "Спортның су төрләре сарае" дигән яңа автобус тукталышы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы Аппараты.

Әлеге тукталышта 74, 74А, 75, 54 нче номерлы автобуслар туктаячак. 10 июльдән 17 августка кадәр 54нче номерлы автобусның маршруты да үзгәрер дип көтелә. "Елга порты"ннан Гаврилов тукталышына хәрәкәт итүче автобус "Спортның су төрләре сараена" түбәндәге маршрут буенча барачак: М.Чуйков урамы-Чистай урамы-С.Хәким урамы-Чистай урамы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: