Шәһри Казан

София Ротаруны оялтмакчы булганнар

София Ротаруның улы Руслан Евдокименко әнисенең Россиядә чыгыш ясаячагы турындагы хәбәрнең хак булуын әйткән.

"София Михайловна, гадәттәгечә, Яңа ел проектларында катнашачак", - дигән ул «Подъем» басмасына.

2018 елдан бирле Россиядә чыгыш ясамаган Ротару «Песня года» һәм «Легенды Ретро FM» концертларында катнашырга, яңа ел корпоративларвнда да катнашырга җыена.

Реклама

Аның Россия сәхнәсенә кайтуы төрле фикерләр уяткан. «Песня года»ны озак еллар алып баручы Ангелина Вовк "шундый начар мөнәсәбәт" күрсәтүче илгә ничек килергә җыенуы хакында "төрттереп" оялтмакчы булган. Моңа җавап итеп, язучы Захар Прилепин Ротаруның "проукраинская позиция"дә булуын яшермәве һәм Донбасс хәрбиләренә акчалата ярдәм итүе турында искәрткән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: