Шәһри Казан

Социаль ипотека буенча ун йорт тапшырылган

Татарстанның Төзелеш министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт йортында Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программалары турында бүгенге көнгә кадәр башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады.

Реклама

Киңәшмәне Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Социаль ипотека программасы буенча 21 февральгә 108 фатирга исәпләнгән ун йорт тапшырылганын, хәбәр итте министр. Моннан тыш, 26 объектта эш – югары дәрәҗәдә, 54е – уртача, 40ы азрак дәрәҗәдә башкарылган. 2020 елда социаль ипотека программасы буенча 4 мең 970 фатирлы 130 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Шул ук вакытта күп фатирлы инвестицион торак, шәхси торак төзелеше буенча да эшләр алып барыла. Гомумән, торак төзелеше программалары буенча 21 февральгә Татарстан Республикасында 401 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Министр Ф.Хәнифов күп фатирлы йортларда капиталь ремонт ясау буенча да хисап тотты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: