Шәһри Казан

«СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ» партиясе үз атамасын үзгәрткән

"Гадел Россия" («СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ») партиясе "Дөреслек өчен" ("За правду") һәм "Россия патриотлары" ("Патриоты России") партияләре белән кушылганнан соң исемен алыштырган. Хәзер ул "Гадел Россия - дөреслек өчен" ("Справедливая Россия - За правду") исемен йөртә.

"Берләшкән партия "Гадел Россия - Патриотлар- хакыйкать өчен" ("Справедливая Россия - Патриоты - За правду") социалистик сәяси партиясе дип аталачак, кыскача атамасы - "Гадел Россия - хакыйкать өчен" партиясе", - дип белдерде 22 февральдә үткән партия съезды утырышында аның лидеры Сергей Миронов.

Реклама

Билгеләп үтик, 20 гыйнварда "РБК" басмасы "Гадел Россия" («Справедливая Россия») исемен алыштырачак, һәм Миронов моны раслады, дип хәбәр иткән иде. Басма мәгълүматлары буенча, Кремль дүрт партияле парламентны сакларга теләгән һәм эсерлар Дәүләт Думасына сайлауларда биш процентлы киртәне уза алмаска мөмкин, дигән шик белдергән. Әйтик, "Гадел Россия" («Справедливая Россия») өчен тавыш бирүләр һәм соңгы кампанияләрдә аның кандидатлары саны һәрвакыт кими.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: