Шәһри Казан

«Су анасы» турында Татарстанда беренче блокбастер төшерелгән

Выборг шәһәрендә 10 август көнне үтәчәк “Европага тәрәрзә” кинофестивалендә “Водяная” фильмы тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы порталы.

Әлеге блокбастер Татарстанда төшерелгән беренче хезмәт. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин.

“Водяная” фильмы ике ел төшерелгән. Режисеер Алексей Барыкин сүзләренә караганда, ул Татарстанда беренчеләрдән булып, тамашачыны махсус эффектлар ярдәмендә һәм фильмның башыннан ахырына кадәр куркытып тота торган фильм төшерергә хыялланган. “Водяная” фильмын төшерүдә үзебезнең белгечләр генә катнашты. Махсус компьютерлар сатып алынды, берничә секунд дәвам итә торган күренешне берничә тәүлек дәвамында да эшләргә туры килде”, — дип белдергән автор Реальное время басмасына.

Реклама

Махсус эффектлардан кала, авыр трюклар да төшерелгән. Мәсәлән, Су анасы су өстендә йөргән күренешне күрсәтү өчен, су астында махсус басмалар төзелгән, су өстендә “очсын” өчен актрисаны краннар белән күтәргәннәр.

Фильны эшләгәндә, режиссер Каюм Насыйриның татар мифологиясенә кагылышлы очеркларын файдаланган. Картиналарны да галим яшәгән урыннарда – Яшел Үзән районында Идел елгасы ярында төшергәннәр. Зур Ачасар авылындагы музей интерьерында да күренешләр төшерелгән.

Фильмда Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова кебек актерлар уйный. Су анасы ролендә – Юлия Захарова.

Фото:  facebook.com/alexey.barykin

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: