Шәһри Казан

Сугыш ветераннарына өстәмә акча

Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан сугыш ветераннарына һәм тыл батырларына Россия Пенсия фонды 7 мең һәм 3 мең сум күләмендәге бер вакытлы түләүләр билгели. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, балигъ булмаган килеш концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүриләп тоту урыннарында тоткын булучылар, Финляндия белән сугыш чорында, Бөек Ватан...

Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан сугыш ветераннарына һәм тыл батырларына Россия Пенсия фонды 7 мең һәм 3 мең сум күләмендәге бер вакытлы түләүләр билгели. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, балигъ булмаган килеш концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүриләп тоту урыннарында тоткын булучылар, Финляндия белән сугыш чорында, Бөек Ватан сугышында, Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар 7шәр мең сум күләмендә түләүләр алачак. Республикада бу акча 11,7 мең чамасы кешегә тапшырылачак.

Реклама

Ә 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда, СССРның вакытлыча басып алынган территорияләрендә эшләү чорыннан тыш, 6 айдан да ким булмаган вакыт тылда хезмәт куйган затларга, Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр, шулай ук балигъ булмаган килеш концлагерьлар, төрмәләр һәм гетто тоткыннары булучыларга 3 әр мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Мондый күләмдәге түләүләргә 65,5 меңнән артык татарстанлы ия.

Барлык түләүләр дә Пенсия фонды тарафыннан тулы күләмдә финансланган һәм апрельдә пенсия счетына күчереләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: