Шәһри Казан

Сынатмаска мәктәптән өйрәтәләр

Башкала мәктәпләреннән, югары уку йортларыннан меңгә якын егет һәм кыз Т-72, Т-80, Т-90 танкларын кызыксынып карап йөрде.

Реклама

Казан Кызыл Байраклы Югары танк команда училищесы Ачык ишекләр көнендә тудырды мондый мөмкинлекне. Училище шактый «хәрби серләрне» ачты. Укучылар һәм студентлар курсантларның нәрсәләр ашаганлыгын, нинди кием-форма кигәнлеген, нинди урын-җирдә йоклауларын, уку бүлмәләрен, музей экспонатларын күрде.
Яшьләргә башта училище тарихы чагылдырылган фильм тәкъдим ителде. Александр II Указы нигезендә, Казанда 1866 елның 1 сентябрендә юнкер пехота училищесы оештырылган. Ул - танк училищесының чишмә башы.

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин: «Ватанны саклау -дәрәҗәле дә һәм бер үк вакытта җаваплы да бурыч», - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә. Ул узган ел хәрби бурычын үтәгәндә Сүриядә һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинны хөрмәт белән искә алды. Хәрби комиссар таныштырганча, республикада быелның декабрь ае ахырына кадәр Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш бара.

- Якташларыбыз илебезнең барлык төбәкләрендә һәм барлык төрдәге хәрби частьларда хезмәт итә. Сынатмыйлар, - диде Сергей Погодин.

- Республикада хәрби ватанпәрвәрлек тәрбия чараларына зур әһәмият бирелә. Хәрби частьлардагы якташ солдатларның хәлләрен даими белешеп торабыз, - дип фикерне куәтләде республиканың иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин.
Укучыларга һәм студентларга «спецназ» егетләренең чыгышлары, хәрби оркестр концерты да бик ошады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим