Шәһри Казан

Табиблар кан төркеменә карап гомер озынлыгын ачыкларга өйрәнгән

Алар сүзләренчә, иң озын гомерле кешеләр I кан төркеменә ия.

Реклама

Бу кешеләрнең организмнары бик күп авыруларга каршы торырга сәләтле. Ләкин алар еш кына йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына бирешүчән була икән.
II кан төркеменә ия булган кешеләр күбрәк шикәр авыруы белән интегә. Шулай ук алар инфекцияләргә, стресска бирешүчән, аларга еш кына салкын тия. II кан төркеменә ия булучыларның 40 процентында хроник арыганлык синдромы ачыкланган. 
III кан төркеменә ия булучылар гомер озынлыклары белән артык мактана алмый. Алар еш кына ангина, колак авырту, радикулит кебек авырулар белән интегән. Ләкин бу кешеләрдә онкология сирәк була. Авырсалар да, аларда яман шешне ашказаны һәм эчәклекләрендә табалар икән.  
IV кан төркемле кешеләр еш кына йөрәк авырулары белән интегә.  

фото - pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: