Шәһри Казан

Тагын ике татарстанлы коронавирус корбаны булды

Covid-19 тарала башлаганнан бирле республикада 96 кеше әлеге инфекциядән үлде.

Тагын ике татарстанлы коронавирус корбаны булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

"16 октябрьгә республикада 96 үлем очрагы теркәлгән", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Реклама

Казанда яшәүче 67 ел хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Пациентның хәле хроник авыруларның кискенләшүе фонында начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган.

75 яшьлек Чаллы кешесен шулай ук хастаханәгә вируслы үпкә ялкынсынуы белән китергәннәр. Covid-19 булуы лаборатор тикшеренү нәтиҗәсендә расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: