Шәһри Казан

Тагын ис газы белән агулану

Казанда алты катлы йортта яшәүче яшь пар ис газы белән агуланган.

Әлеге хәл кичә кич белән Годовиков урамындагы 14 нче йортта булган.
Яшь ир белән хатын Казанда алты катлы йортның бер фатирында исле газ белән агуланган, дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Кичә төнлә 23.15 сәгатьтә Годовиков урамындагы 14 нче йортның икенче катында ике кешенең ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән.

Зыян күрүчеләрне - 24 яшьлек ир-ат һәм 22 яшьлек кызны - "уртача авырлыктагы ис газы белән агулану" диагнозы белән 7 нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр.

Реклама

Һәлакәт сәбәпләре билгеләнә.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: газ исе
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: