Шәһри Казан

Тагын янгын: күрше йортларны саклап кала алганнар, тик бер кеше гомере өзелгән

Арча районында янгын тагын бер шәхси йортны юк иткән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат идарәсе хәбәр итә.

Узган төндә Төбәк-Чокырча авылында бер катлы өйнең януы турындагы хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткәннәр. Алар килеп җиткәндә йортны тулысынча янгын ялмап алган, түбәсе өлешчә җимерелгән була. Янгынның күршедәге йортларга күчү куркынычы зур була.

Реклама

Янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр, анда 46 яшьлек ирнең мәете табылган. Ялкын электр приборларын тиешенчә кулланмаудан үрләгән дип фаразлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: