Шәһри Казан

"Таҗлы вирус" шиге булган тагын ике кеше хастаханәдән чыгарылды

Бүген клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән тагын ике кеше чыгарылды. Пациентларның икесе дә Яр Чаллыдан, алар биредә коронавирус шиге булганга, дәва алганнар.

Реклама

Табиблар билгеләгән дәваланудан соң, аларның икесендә дә "таҗлы вирус" ны билгеләү өчен тест ясалды, һәм алар тискәре нәтиҗә күрсәткән. Ике пациент та үзләрен яхшы хис итә һәм инде өйләренә кайтып киткәннәр.

Шулай итеп, бүген республика буенча "таҗлы вирус" шиге булган 4 кеше дәваланып өйләренә чыгарылган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: