Шәһри Казан

Тамадаларга лекция укыячаклар

26 август көнне сәгать 10:00дә "Ярдәм" фонды "Татар-мөселман компонентларын тантаналы бәйрәм чараларына кертү" дигән семинар үткәрә.

Чарада туй, юбилей, исем кушу, туган көн, никах мәҗлесләрен алып баручылар катнашачак. Семинарның максаты - бәйрәм чараларын алып баручыларны милли һәм дини компонентлар һәм шулар ярдәмендә бәйрәмнәрне тагын да кызыкларын итү мөмкинлекләре белән таныштыру.

Реклама

Семинарның лекторы итеп Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров чакырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: