Шәһри Казан

"Тантана" театр премиясенә кем лаек булыр?

Татарстан Мәдәният министрлыгы ел саен уздырыла торган "Тантана" театр премиясен алуга гаризалар кабул итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. "Тантана" театр премиясе конкурс нигезендә 11 номинация буенча тапшырыла. Әлеге премиягә дәгъва кылучылар эшләрен театр тәнкыйтьчеләре, театр һәм сәнгать белгечләре, әдәбият галимнәре, журналистлар, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле...

Татарстан Мәдәният министрлыгы ел саен уздырыла торган "Тантана" театр премиясен алуга гаризалар кабул итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Тантана" театр премиясе конкурс нигезендә 11 номинация буенча тапшырыла.

Әлеге премиягә дәгъва кылучылар эшләрен театр тәнкыйтьчеләре, театр һәм сәнгать белгечләре, әдәбият галимнәре, журналистлар, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләячәк.

Документлар 2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/3 3 йорт. Тулырак мәгълүматны (843)264-74-53 телефоны аша белеп була.

Реклама

Премия тапшыру тантанасы 27 мартта Камал театры сәхнәсендә узачак.




Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: