Шәһри Казан

Ташландык балаларга 10 мең сумнан артык социаль пенсия түләнә

Россиия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү турында» федераль канунга үзгәрешләр кертү турында»гы канунны имзалаган. Аның буенча 2018 елның 1 гыйнварыннан дәүләт пенсиясе белән тәэмин итүгә яңа төр пенсия - әти-әнисенең берсе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия өстәлә, дип яза "Татар-информ".

Реклама

- Бу балалар табу йортында яки хастаханә баскычында, яки тугач та урамда ташлап кителгән балалар, -дип белдергән канун проектының бер авторы Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина. - Әлеге канунга кадәр аларга бернинди айлык финанс түләве каралмаган һәм 18 яше тулганнан соң алар олы тормышка акчасыз баскан. Ата-анасы вафат булган балалар туйдыручысын югалту буенча пенсия ала. Әгәр әти-әнисе исән булып, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә, бала хисабына алимент җыела. Ә ташландык балалар бернинди түләүсез кала иде».
Айлык пенсиянең күләме 10 мең 68 сумны тәшкил итәчәк. Пенсия алучылар рәтенә табылган бала турындагы гариза белән туу турындагы таныклык алган балалар керә. Пенсия 18 яшькәчә, шулай ук укырга керсә - уку тәмамланаганчы, әмма 23 яшькә кадәр генә түләнәчәк. Бала тәрбиягә алынса, түләү тукталылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Балык кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 6 декабря 2017 в 11:36
    Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...» Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән? Менә ишекләрне киң итеп каерып ачып килеп керер, көр тавышы белән бүлмәләрне тутырыр, «Үзең ничек соң?» – дип, һәрберебезнең хәлен сорашып чыгар кебек.
    967
    1
    8
  • 6 декабря 2017 в 10:17
    Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.
    177
    0
    0
  • 6 декабря 2017 в 11:58
    Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз» Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.
    177
    0
    0