Шәһри Казан

Татар егете Универсиадада алтынга ия булды

Биатлончы Эдуард Латыйпов Универсиадада спринт узышында – алтын, шәхси узышта көмеш медальләргә ия булды, әлеге күрсәткечләр нәтиҗәсендә ул Россия җыелма командасы составына кертелгән.

Татар егете 7-17 март көннәрендә Швециянең Эстерсунд шәһәрендә узачак Дөнья чемпионатында катнашачак.
Самара өлкәсенең Камышлы авы­лында туып-үскән Эдуард (1994 елгы) биатлон белән 2010 елда гына шөгыль­ләнә башлаган, аңа хәтле, бишенче сыйныфтан башлап, үз авылында чаңгы узышы белән мавыккан. Соңрак биат­лон белән кызыксына башлый һәм үзен сынап карарга була. «Спортның бу төре миңа һәрвакыт ошый иде», – дип сөйләгән Эдуард Латыйпов. Күргәнебезчә, бу юлдан китеп ул ялгышмаган – моңа Красноярскида алган медальләр һәм Россия җыелма командасына эләгә алуы шаһит.  

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 март 2019 - 14:28
    Без имени
    Молодес!!!!