Шәһри Казан

Татар филармониясе яңа сезонын ача

2015 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты белән Татар филармониясе 78 нче сезонын ача. Әлеге вакыйга уңаеннан 22 сентябрьдә Филармониядә матбугат очрашуы булды. Татар филармониясендә быел беренче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале узачак. Фестивальне 1 ноябрьдә СССРның халык артисткасы, романслар остасы Нани Бригвадзе...

2015 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты белән Татар филармониясе 78 нче сезонын ача. Әлеге вакыйга уңаеннан 22 сентябрьдә Филармониядә матбугат очрашуы булды.

Татар филармониясендә быел беренче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале узачак. Фестивальне 1 ноябрьдә СССРның халык артисткасы, романслар остасы Нани Бригвадзе концерты ача. 2 ноябрьдә фестиваль эстафетасын пианист, Россиянең атказанган артисты Александр Гиндин кабул итә. Әлегә өч көнгә генә тәгаенләнгән фестиваль Яхин романсларыннан һәм җырларыннан төзелгән Гала концерт белән ябыла. Концертта Татарстанның һәм Башкортостанның популяр сәнгать осталары катнаша. Гала-концертның режиссёры - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Әлеге фестиваль ел да уздырылыр һәм халыкара масштаб алыр дигән өметләр дә бар.

Реклама

Традиция буенча ел да декабрь аенда узучы «Филармониада»ның быел сигезенчесе булачак. Фестиваль кунаклары - халыкара конкурслар лауреаты Ольга Пудова һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары дәүләт оркестры, Саха-Якутия Республикасының «Виртуозы Якутии» скрипкачылар дәүләт оркестры , «Московская оперетта», «Новая опера», «На Басманной» театрлары артистлары, Александр Ф. Скляр һәм «ТРОМБОН-ШОУ», Гедеминас Таранданың Рус империя балеты, Илья Резник, Даниил Спиваковский, «Русская рапсодия» халык уен кораллары ансамбле, «Нуар» кыллы квартеты һәм «Quintenza» төркеме, «Jordan's Drive» төркеме, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Казан» бию ансамбле, УМСО симфоник оркестры. Фестиваль кунакларының быел Яр Чаллы тамашачысы алдында да чыгыш ясавы күздә тотыла.

19-21 октябрьдә джаз сөючеләрне II Халыкара «Джазлы Казан» фестивале көтә. Санкт-Петербургтан Давид Голощёкин һәм аның ансамбле, Уилл Салден җитәкчелегендәге Гленн Миллер Европа джаз оркестры, американың атаклы гитарачысы Стэнли Джордан, джаз җырчысы Лори Уильямс, Филармония джаз- оркестры - фестивальнең эчтәлеген әлеге кунаклар язачак.
Филармониядә яңа сезонга тәгаенләнгән 11 абонемент кысаларына төрле жанрдагы җиде дистәгә якын концерт һәм кичәләр кергән. Моннан тыш филармония солистларының һәм коллективларының якын һәм ерак чит илләргә, Россия төбәкләренә күпсанлы гастрольләре планлаштырылган.

24 сентябрьдә сезоннны ачык дип игълан итәчәк концерт Д.Шостакович, А.Сальери, Р. Розауро, А. Пьяцолла, М. Магомаев, И. Дунаевский, Ж. Массне, С. Лукин, Г. Ильясов, Р. Ахиярова, В. Гридин һәм башка бик күп танылган композиторларның әсәрләреннән төзелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: